Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре «Кошлар өчен иң яхшы җимлек» бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырган

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Аксубай районының 2 нче Аксубай урта мәктәбендә «Кошлар өчен иң яхшы җимлек» бәйгесе узган. Анда 1-8 нче сыйныф укучылары, «Урман патруле» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар катнашкан.

1-4 нче сыйныф укучылары арасында бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны – Кира Пенькова, Александр Орлов, Кәрим Әгъләмиев, Матвей Ендерюков һәм Полина Ванюкова, икенче урынны Искәндәр Шаһиев, Николай Иванов, Егор Иванов һәм Дмитрий Джоли алган.

5-8 нче сыйныф укучылары арасында беренче урынга Камилла Әхмәтҗанова, Артем Пименов һәм Олег Пименов лаек булган.

Конкурста җиңүчеләр һәм катнашучылар «Аксубай урманчылыгы» ДКУ мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнгән. Бүләкләрне урманнарны торгызу инженеры Марсель Моратшин тапшырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International