«Минзәлә урманчылыгы» ДКУ белгечләре һәм «Лубян урман-техника көллияте» ДБМУ укытучылары Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының кайбер мәктәпләрендә укучылар белән күрешкәннәр. Һөнәри юнәлеш бирә торган очрашулар Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә һәм Советлар Союзы Герое генерал-полковник В.Н.Гордов исемендәге Минзәлә кадетлар интернат-мәктәбендә узган.
Очрашу барышында урманчы-җитәкче урынбасары Марсель Хәннанов укучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы оешмаларның эшчәнлеге белән таныштырган. Ул шулай ук урман тармагының яшь белгечләренә ярдәм чаралары, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында да җентекләп сөйләгән.
Укытучы Илдар Галиев балаларга Лубян урман-техника көллияте, әзерлек юнәлешләре, 2022 елда көллияткә кабул итү үзенчәлекләре, мәдәни-гаммәви һәм спорт чаралары турында сөйләгән.