Татарстанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларның 2021 елгы эшенә йомгак ясыйлар. Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Аксубай урманчылыгы» ДКУ һәм «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашында шундый киңәшмә үткәрде. Утырыш Аксубай ш.т.п. хакимияте бинасында узды.
Төп мәгълүматлар белән җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин чыгыш ясады. Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәүгә дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә әзерлек барышы турында җентекләп сөйләде.
Киңәшмәгә министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов йомгак ясады. Ул белгечләргә намуслы, фидакарь хезмәтләре һәм урман тармагын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «Быел да «Урманнарны саклау» федераль проекты һәм «Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү» тармак программасы күрсәткечләрен үтәүне тәэмин итүегез турында сорыйм», – диде министрның беренче урынбасары.
Шулай ук бүген Илгизәр Зарипов Чистай шәһәре хакимияте бинасында узган янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарына әзерлек мәсьәләләре буенча җыелышта катнашты. Аның кысаларында Биләр, Кама һәм Аксубай урманчылыкларының кишәрлек урманчылыклары территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү, урман янгыннарына каршы пропаганда, урманнарны торгызу эшләрен башкаруга әзерлек һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров «Баулы урманчылыгы» ДКУ, «Баулы урман хуҗалыгы» ДБУ, «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ һәм «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ эш йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде. Ирешелгән нәтиҗәләр һәм 2022 елга бурычлар турында җитәкче-урманчылар Марат Бикбулатов һәм Гөлнара Мөхәммәтханова чыгыш ясады.
Министр урынбасары Рәис Гомәров ведомствога караган оешмаларның узган елдагы эшенә уңай бәя бирде. Шул ук вакытта ул федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру, санитар-савыктыру чараларын үткәрү, урман хуҗалыкларының финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү белән бәйле кайбер бурычларны да билгеләде.