Зеленодольскта «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ оешмаларының 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Бүген Зеленодольск шәһәре хакимияте бинасында «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ оешмаларының 2021 елдагы эш нәтиҗәләре. 2022 елда янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарына әзерлек барышы» темасына киңәшмә үткәрелде. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, ведомствога караган оешмаларның белгечләре, районның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Төп мәгълүматлар белән «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Наил Абдуллин чыгыш ясады. Ул «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында урманнарны торгызу буенча башкарылган эшләр, санитар-савыктыру, контроль-күзәтчелек чаралары, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча тормышка ашырылган чаралар турында сөйләде.

Киңәшмәдә шулай ук «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Илмир Шаһивәлиев һәм «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләр белгече, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Нәфисә Шәрипова чыгыш ясадылар.

Утырышка йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә урман законнарын бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү, урманнарда янгын куркынычы янаган чорга әзерлек һәм башка мәсьәләләр буенча йөкләмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International