ТР «Аксубай урманчылыгы» ДКУ Чабаксар урманчылыгының урман фонды территориясендә чаңгы ярышлары узды. Ярышларда «Аксубай урманчылыгы» ДКУ һәм «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасында 1 нче урынны каравылчы Искәндәр Сәйфуллин алды, 2 нче урында – урман остасы Николай Иванов, 3 нче урында – урманчы Андрей Ильмухин.
Хатын-кызлар арасында 1 нче урынга биналарны җыештыручы Фидания Гобәйдуллина лаек булды, 2 нче урында – баш икътисадчы Алена Фәтхетдинова, 3 нче урында – хисапчы Наталия Альдиванова.
Шуның белән бергә стендка ату буенча да ярышлар үткәрелде. 1 нче урын өчен көрәштә җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин җиңде, 2 нче урында – урманчы урынбасары Петр Прокопьев, 3 нче урында – урман остасы Павел Падиряков.
«Без мондый ярышларны ел саен үткәрәбез. Бу хезмәткәрләрне берләштерүнең һәм уңай кичерешләр алуның менә дигән ысулы, – ди җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин. – Аксубай урманчылыгы һәм Аксубай урман хуҗалыгы командасы «Урман чаңгы юлы» спартакиадасына әзер дип ышанып әйтә алам».