Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Азнакай һәм Сарман муниципаль районнарына эшлекле сәфәр кылды.
Азнакай районында министр «Азнакай урманчылыгы» ДКУ һәм «Азнакай урман хуҗалыгы» ДБУ оешмаларының 2021 елда эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлары турында» киңәшмә үткәрде. Утырыш Азнакай шәһәре хакимияте бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты.
Урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр турында җитәкче-урманчы Рафис Галиуллин чыгыш ясады. Ул 2021 елда Азнакай урманчылыгы территориясендә 70 га мәйданда – урманнарны торгызу, 170 га – яклагыч урман утыртмалары утырту, 580 га – урман культураларын агротехник карау, 202 га – урман культураларын тулыландыру, 0,5 га базислы урман питомнигында орлык чәчү эшләре башкарылуы турында сөйләде.
«Урманнарны саклау максатларында 2104 гектар мәйданда урман авырулары тикшерелде, 92 гектарда санитар-савыктыру чаралары үткәрелде», – дип хәбәр итте Рафис Галиуллин.
Чарада шулай ук урман хуҗалыгы директоры Эдуард Чикуров, башлангыч һөнәри берлек оешмалары рәисләре Нурия Шәрифуллина һәм Сөмбел Нәзирова чыгыш ясадылар.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомствога караган оешмаларның хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. «Хәзер урманнарда янгын куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләренә зур игътибар бирергә кирәк, – дип ассызыклады ул. – Шулай ук 2022 елга куелган бурычлар арасында – республика территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәү, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру, урман тармагын цифрлы үзгәртеп коруны дәвам иттерү».
Сарман районында министр 2022 елда янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Сарманда хакимият бинасында узган утырыш эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.
Чара барышында урманнарны торгызу, районда яклагыч урман үсентеләрен утырту, табигатьне саклау акцияләрен оештыру һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды.