Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров 2022 елда янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча берничә киңәшмә үткәрделәр.
Илгизәр Зарипов мондый утырышларны Тукай һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында үткәрде. Киңәшмәләрдә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларның белгечләре, районнарның башкарма комитетлары, районнарның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмә барышында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Рәис Гомәров Кайбыч районында шундый утырыш үткәрде. Анда шулай ук «Кайбыч урманчылыгы» ДКУ һәм «Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы» ДБУ оешмаларының 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре турында җитәкче-урманчы Илгиз Хафизов чыгыш ясады.
Министр урынбасары Рәис Гомәров ведомствога караган оешмалар эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Шуның белән бергә ул хезмәткәрләргә урман законнарын бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү эшен көчәйтергә, урман фонды территориясен чистарту һәм тармакны цифрлы үзгәртеп кору мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты.