«Арча урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урман тармагы ветераны Кафия Габдрахманова янына барып, аны 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Очрашу барышында белгечләр Кафия Сибгат кызына бүләк тапшырдылар һәм аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләделәр.
Габдрахманова Кафия Сибгат кызы 1942 елның 1 мартында Арча районы Күлтәс авылында туа. 1978-1998 елларда Арча урман хуҗалыгының ылыслы-витаминлы он җитештерү цехында эшли.
Фидакарь хезмәте һәм үз эшенә бирелгәнлеге өчен күп тапкыр урман хуҗалыгының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.