«Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре, Бөгелмә муниципаль районының иреклеләр үсешен килештерү үзәге вәкилләре белән берлектә, «Урман белгечләре» дигән экологик викторина үткәргәннәр. Уенда 3 нче мәктәпнең «Лесные пчелы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр һәм балаларның «Бөгелмә скаутлары» иреклеләр отряды әгъзалары катнашкан.
Викторина вакытында балалар 7шәр кешедән торган 4 командага бүленгән һәм һәр команда агач һәм куак токымнарына, урманнарда яшәүче хайваннар һәм кошлар төрләренә, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләренә кагылышлы сорауларга җавап биргән.
Уеннан соң урманнарны торгызу инженеры Нурфия Ибраһимова һәм Бөгелмә урманчылыгының кишәрлек урманчысы Анна Антонова укучыларга республиканың урман хуҗалыгы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча үткәрелә торган эшләр, шулай ук урман тармагы һөнәрләре турында сөйләгәннәр.
Ахырда Нурфия Ибраһимова балаларны яз көне «Хәтер бакчасы» һәм «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акцияләрендә катнашырга чакырган.