4 мартта Лубянда «Урман чаңгы юлы-2022» спартакиадасы узачак

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

2022 елның 4 мартында Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Урман чаңгы юлы – 2022» спартакиадасы узачак. Чараны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч һөнәри берлек оешмасы һәм «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ оештыра.

Ярышларда Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр, «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы, «ВНИИЛМ» ФДБУ филиалы – Көнчыгыш-Европа Урманнарны сынау станциясе, КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты командалары һ.б. катнашачак.

Иң яхшы чаңгычыларны түбәндәге яшь категорияләрендә билгеләячәкләр: «балалар йөгереше», «16 яшьтән 23 яшькә кадәрге егетләр, студентлар һәм укучылар», «16 яшьтән 23 яшькә кадәрге кызлар, студентлар һәм укучылар», «18 яшьтән 35 яшькә кадәрге ир-атлар», «18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар», «35 яшьтән һәм өлкәнрәк ир-атлар» һәм «35 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар».

Чара Кукмара муниципаль районының иҗат коллективлары катнашында концерт-музыкаль программа белән үрелеп барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International