2022 елның 16-18 мартында «Тере планета» XIV Төбәкара онлайн-фестивале үткәрелә. Чараны оештыручылар – «Свобода» үзәге, «Тере планета» экологик программаларны үстерү үзәге һәм «Тормыш һәм эш» балалар иҗатын үстерү фонды.
Форум кысаларында мәктәп урманчылыкларын оештыру һәм аларның эше буенча уңышлы тәҗрибә мисаллары каралачак. Катнашучылар мәктәп урманчылыклары өчен заманча белем бирү программаларын эшләү, мондый берләшмәләрнең эшчәнлеген оештыруда катнашучы белгечләрнең һөнәри дәрәҗәсен арттыру, аларның мотивациясен күтәрү, сәләтләрен ачу һәм үстерү һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышачак.
«Тере планета» XIV Төбәкара онлайн-фестивале турында тулырак 8 (3452) 46-02-73 телефоны буенча яки liberte-center@yandex.ru электрон адресы буенча белергә мөмкин.