2022 елның 2 аенда Татарстан Республикасы территориясендә федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Шулай итеп, бу чорда дәүләт урман инспекторлары республиканың урман фонды җирләренә 2,8 мең патрульлек үткәргән, административ хокук бозулар турында 111 беркетмә төзелгән.
«Статистика буенча, урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очраклары аеруча еш очрый, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров. – Шулай ук хәзерге вакытта юридик затларга карата планлы контроль-күзәтчелек чараларына әзерләнәбез. Документар һәм күчмә тикшерүләр үткәреләчәк».