ТР «Шәһәр яны урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Матюшино кишәрлеге урманчысы Нурсил Гыйбадуллин Казан шәһәре Идел Буе районының 129 нчы рус-татар мәктәбендә «Урман һәм Кеше» темасына дәрес һәм сыерчык оялары ясау буенча мастер-класс үткәргән.
Дәрес барышында Нурсил Гыйбадуллин укучыларга урманнар, аларның вазыйфалары, Татарстан Республикасында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча үткәрелә торган чаралар турында сөйләгән. Шулай ук балалар урман тармагы һөнәрләре, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында да белгәннәр.
Мастер-класс кысаларында 15 сыерчык оясы ясалган, аларны укучылар соңыннан мәктәп территориясендә элеп чыкканнар.