Министр Равил Кузюров 2021 елда Лубян урманчылыгы һәм Лубян урман хуҗалыгының эш йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде

2022 елның 4 марты, җомга

Бүген Кукмара шәһәре хакимият бинасында Лубян урманчылыгы һәм Лубян өйрәнү-сынау урман хуҗалыгының 2021 елдагы эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары, 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарына әзерлек барышы турында киңәшмә үткәрелде. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, район башкарма комитеты, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Эш нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Фәрдус Хәбибрахманов хәбәр итте. Ул сөйләгәнчә, узган ел урманчылык территориясендә 43 га мәйданда – урманнарны торгызу, 300 га – урман культураларын агротехник карау, 20 га – аларны тулыландыру, 0,4 га базислы урман питомнигында  орлык чәчү эшләре башкарылган. 65 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән һәм 725,8 мең данә стандарт утырту материалы үстерелгән.

Шулай ук Фәрдус Хәбибрахманов үткәрелгән санитар-савыктыру, контроль-күзәтчелек чараларына, табигатьне саклау акцияләренә һ.б. тукталды.

Аннары киңәшмәдә «Лубян өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Сергей Федоров, «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ урманнарны саклау һәм яклау буенча инженеры Зоя Мултанова һәм башкалар чыгыш ясады.

Утырышка йомгак ясап, министр Равил Кузюров ведомствога караган оешмаларның узган елдагы эшенә уңай бәя бирде. «Тырыш, фидакарь хезмәтегез һәм республиканың урман комплексы үсешенә керткән өлешегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте ул. – Киләсе чорга өстенлекле бурыч – 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарына әзерлек».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International