Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылында Татарстан Республикасының урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Урман чаңгы юлы – 2022» спартакиадасы булып узды. Чарага 200 артык кеше килгән иде.
Ярышларда катнашучыларны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм муниципаль район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде.
«Быел спартакиада инде уникенче тапкыр үткәрелә. Нәкъ менә биредә трассада тизлек белән ярышырга, яхшы кәеф белән рухланырга, хезмәттәшләр, якын кешеләр һәм дуслар белән вакытны күңелле итеп үткәрергә мөмкин, – диде Равил Кузюров. – Ярышлар, гадәттәгечә, югары дәрәҗәдә узар дип ышанам. Форсаттан файдаланып, бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән өчен муниципаль район хакимиятенә һәм Лубян урман-техник көллияте хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә. «Урман чаңгы юлы»нда катнашучыларның барысына да ныклы сәламәтлек, яхшы нәтиҗәләр һәм якты, онытылмас тәэсирләр телим».
Сергей Димитриев үз чыгышында Спартакиаданың инде беренче ел гына үткәрелмәвен билгеләп үтте. «Мондый спорт чаралары мөһим социаль мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә, алар арасында халыкның сәламәтлеген ныгыту, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр санын арттыру, яшь буынны сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләренә тарту, – дип ассызыклады ул. – Барыгызга да тизлекле чаңгылар һәм уңышлар телим».
Ярышлар флагын күтәрү хокукы 2021 елгы Спартакиада җиңүчеләренә – «Саба урманчылыгы» ДКУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ командасына насыйп булды.
Чара кысаларында мәдәни-күңел ачу программасы, күп төрле спорт ярышлары һ.б. оештырылды.
«Урман чаңгы юлы – 2022» кышкы спартакиадасы нәтиҗәләре буенча, җитәкчеләр арасында беренче урынны – «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Илһам Рәхмәтуллин, икенче урынны – Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, өченче урынны «Мамадыш урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Раил Сәлахов алды.
18 яшьтән 35 яшькә кадәрге ир-атлар арасында беренче урын өчен көрәштә «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ кишәрлек урманчысы Нурсил Гыйбадуллин җиңде, икенче урында – Лубян урман-техника көллияте укытучысы Ринат Байгобулов, өченче урында – «Арча урманчылыгы» ДКУ баш инженеры Илнар Вәлиев.
35 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар арасында беренче урынга «Лубян урман-техника көллияте» ДББУ укытучысы Рөстәм Гарифуллин чыкты, икенче урында – «Саба урманчылыгы» ДКУ кишәрлек урманчысы Айрат Гайнетдинов, өченче урында «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ урманчысы Алексей Александров.
18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында «Саба урманчылыгы» ДКУ дендрология бакчасы инженеры Наталья Иванова җиңү яулады, икенче урында – «Кайбыч урманчылыгы» ДКУ каравылчысы Лидия Кузьмина, өченчедә – «Лубян урман-техника көллияте» ДББУ укытучысы Оксана Лаврентьева.
35 яшьтән һәм өлкәнрәк хатын-кызлар арасында беренче урынны «Саба урманчылыгы» ДКУ инженеры Лилия Галимуллина яулады, икенче урында – «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ баш хисапчысы Рәсилә Галиева, өченче урында – «Буа урманчылыгы» ДКУ урман остасы Энҗе Мөдәрисова.
Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында –«Саба урманчылыгы» ДКУ, икенче урында – «Лубян урман-техника көллияте» ДББУ, өченчедә – «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ.