Бүген Министрлыкта республика урман фондын булдыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Җир асты байлыкларыннан, табигать ресурсларыннан файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре бүлеге башлыгы Марат Фәсхетдинов, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева, Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов һәм башкалар катнашты.
Утырышта министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. Ул республика урман фондын булдыру буенча юл картасын тәкъдим итте һәм ТР Дәүләт Советы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ТР Транспорт министрлыгы тәкъдимнәрен яңгыратты. «Беренче этапта урман фондына кермәгән урман утыртмаларының чикләрен билгеләргә һәм алынган мәгълүматларны цифрлаштырырга кирәк. Аннан соң урман корылышы буенча эшләр башкарырга кирәк булачак, – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов. – Алга таба да ел саен урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча чаралар комплексын гамәлгә ашырырга кирәк».
Утырыш барышында урман фондына кермәгән урман утыртмаларының чикләрен билгеләү, норматив хокукый актлар эшләү һ.б. мәсьәләләр каралды.