Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килгән

2022 елның 5 марты, шимбә

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында «Яшь урманчылар» яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килгән. Берләшмә Әлмәт шәһәренең 10 нчы урта мәктәбе базасында оештырылган.

Укучыларны Поташ Аланы урманчылыгының кишәрлек урманчысы Станислав Гурьянов һәм урманнарны торгызу буенча инженер Диана Әюпова сәламләгән. «Урман – табигатьнең бәһасез бүләге, милли байлык һәм илебезнең экологик куркынычсызлык нигезе. Нәкъ менә урманнар ярдәмендә безнең планетада сулыш алу өчен җитәрлек кислород атмосферасы бар, – дип билгеләп үткән Станислав Гурьянов. – Без сезнең белән бергә төрле табигать саклау акцияләрендә, бәйгеләрдә, түгәрәк өстәлләрдә, конференцияләрдә һәм мастер-классларда катнашачакбыз. Бик мавыктыргыч булачак».

«Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыгы составына 65 кеше кертелгән. Берләшмәнең җитәкчесе – биология һәм география укытучысы Татьяна Никифоркина, кураторы – Станислав Гурьянов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International