Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

2022 елның 8 марты, сишәмбе

Хөрмәтле хатын-кызлар!

Ихлас йөрәктән Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Бу бәйрәмнең яз башы, кыю яктырткан кояш нурлары һәм язның тернәкләнү чорына туры килүе очраклылык түгел. Хатын-кызлар да, яз кебек, үзләре белән гүзәллек һәм фидакарьлек алып киләләр, җир йөзенә җылылык, наз һәм кайгыртучанлык бүләк итәләр, хезмәт казанышлары һәм иҗади эзләнүләр өчен этәргеч биреп торалар. Сезнең яшәеш көченә таң калабыз, Сездәге зирәклеккә һәм сөйкемлелеккә, өйдә уңайлы тирәлек булдыра алу сәләтегезгә һәм һөнәри эшчәнлектә уңышларга ирешә белүегезгә сокланабыз.

Татарстан Республикасының урман тармагында эшләүче хатын-кызларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сездәге профессионаллык, үз эшегезне бирелеп башкаруыгыз, эчке ихтыяр көче республиканың урман тармагын үстерүгә, экологик куркынычсызлык тәэмин итүгә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга шактый зур өлеш кертә.

Хөрмәтле хатын-кызлар! Ихлас күңелдән Сезгә ныклы сәламәтлек, якты гаилә бәхете, уңышлар, игелек һәм язгы кәеф телим! Иң эчкерсез хыялларыгыз тормышка ашсын, ә тормышыгыз якты һәм тылсымлы вакыйгаларга мул булсын!

 

ТР урман хуҗалыгы министры                                            Р.Ә.Кузюров

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International