ТР Урманнарны яклау үзәгендә 2021 елда дәүләт урман патологиясе мониторингы буенча башкарылган эшләргә йомгак ясыйлар

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә 2021 елда дәүләт урман патологиясе мониторингы буенча башкарылган эшләргә йомгак ясыйлар. Шулай итеп, узган елда учреждение хезмәткәрләре 1 млн.гектар мәйданда урманнарның санитар һәм урман патологиясе буенча торышын даими рәвештә күзәткән һәм 13,9 мең гектар мәйданда җир өсте күзәтүләрен үткәргән. Моннан тыш, инженер-урман патологлары 2,7 мең га мәйданда зарарлы организмнарның популяцияләренә җир өстендә күзәтүләр башкарган.

Алынган белешмәләр 2021 елда Татарстан Республикасы урманнарының санитар һәм урман патологиясе торышына күзәтүдә чагылачак. Әлеге документта республика урманнарының торышы, кимегән һәм зыян күргән утыртмаларның күләме, утыртмаларның зәгыйфьләнүенең төп сәбәпләре, корткычлар саны һәм сыйфат билгеләмәсе һ.б. күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International