Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы белгече Илсөя Вәлиева «Зеленый островок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

ТР «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУның документлар белән тәэмин итү белгече Илсөя Вәлиева В.В.Карпов исемендәге лицейның «Зеленый островок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман таксациясе» темасына  дәрес үткәргән.

Дәрес барышында балалар урман утыртмаларын таксацияләү, төп таксацион күрсәткечләр һәм аларны билгеләү ысуллары турында белгәннәр. Шулай ук Илсөя Вәлиева укучыларга высотомерны, үлчәү сәнәген һәм яшьне билгели торган буравларны ничек итеп дөрес кулланырга кирәклеге турында җентекләп сөйләгән.

Дәрес ахырында укучылар урман юнәлеше һөнәрләренең төрләре турында чыгышлар ясаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International