Татарстанда урман янгыннарын сүндерү станцияләренең 2022 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлеге тикшерелә

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре урман янгыннарын сүндерү станцияләренең 2022 елда урманнарда янгын куркынычы сезоны башлануга әзерлеген тикшерә башлады. Белгечләр «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ булдылар инде.

Тикшерүләр барышында урман янгыннарын сүндерү станцияләренең техника, җайланмалар һәм урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү буенча башка чаралар белән комплектлануына, биналар һәм корылмаларның торышына, шәхси составны әзерләүгә һәм станция эшен регламентлаучы техник документлар булуына игътибар бирелде.

Исегезгә төшерәбез, урман фонды территориясендә урман янгыннарын үз вакытында ачыклау, сүндерү һәм кисәтү максатларында Татарстан Республикасында урман хуҗалыклары каршында  II төргә караган 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ каршындагы III төргә караган 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе эшли. II төргә караган станцияләр – 229 төрле техника, III төргә караган станцияләр 72 данә махсус техника белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International