Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 30 еллыгына багышланган рәсем бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 30 еллыгына багышланган экологик рәсемнәр республика бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

Бәйгедә катнашу өчен мәктәпкәчә яшьтәге балалар (3 яшьтән алып) һәм гомуми белем бирү оешмалары укучылары (1-11 сыйныфлар) чакырыла.

Бәйгегә кәгазьдә ясалган рәвемнәр (А3, А4 форматы), төрле техника һәм рәсем ясау чаралары (төсле карандашлар, буяулар, балавыз акбурлары һ.б.) ярдәмендә кабул ителә. Бәйге темалары: «Саклана торган үсемлекләр һәм хайваннар», «Эколог һөнәре», «Шәһәрнең экологик мохите» һәм «Планетаның киләчәге».

Эшләр 2022 елның 31 мартына кадәр ТР Экология министрлыгының территориаль идарәләрендә кабул ителә. Бәйге турында тулырак биредә белергә мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/konkurs-risunkov-posvyashchenniy-30-letiyu.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International