Алабугада «Алабуга урманчылыгы» ДКУ һәм «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУ 2021 елда эш нәтиҗәләрен карадылар

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Алабуга шәһәре хакимияте бинасында «Алабуга урманчылыгы» ДКУ һәм «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУ 2021 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлары. 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарына әзерлек барышы» темасына киңәшмә узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, ведомство буйсынуындагы оешмаларның җитәкчеләре һәм белгечләре, район башкарма комитеты, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмәдә җитәкче-урманчы Рәмис Гыйлаҗиев, урман хуҗалыгы директоры Миңнегаян Мөхәммәтҗанов һәм урманны саклау һәм яклау буенча инженер, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Алевтина Согорина чыгыш ясадылар.

Рәмис Гыйлаҗиев хәбәр иткәнчә, 2021 елда урманчылык территориясендә 35 га мәйданда – урманнарны торгызу һәм үрчетү, 350 га – урман культураларын агротехник карау, 60 га – урман культураларын тулыландыру, 60 га базислы урман питомнигында орлык чәчү эшләре башкарылган. Шулай ук 280 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән һәм 625 мең данә стандарт утырту материалы үстерелгән.  «Шулай итеп,  «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча барлык билгеләнгән бурычлар үтәлде, – дип билгеләп үтте ул. – Бу юнәлештә быел да системалы эшне дәвам итәчәкбез».

Миңнегаян Мөхәммәтҗанов – товар продукциясе җитештерү, агач ташу һәм хезмәтне саклау, Алевтина Согорина узган ел башлангыч һөнәри берлек оешмасы эшчәнлеге мәсьәләләренә тукталды.

Министр Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы оешмаларның 2021 елдагы эшенә уңай бәя бирде. «Фидакарь хезмәтегез һәм республиканың урман комплексын үстерүгә керткән өлешегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте ул. – 2022 елда безнең алда урман тармагын санлы үзгәртеп кору эшен дәвам иттерү бурычы тора. Шулай ук урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклауны контрольдә тотуны көчәйтергә һәм урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International