ТР Урман хуҗалыгы министры Н.Мәһдиев Дәүләт Думасына карауга кертелгән федераль закон проектына үз мөнәсәбәтен белдерде

2013 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Вологда өлкәсенең Закон чыгару Җыелышы “Россия Федерациясенең административ Кодексына урманнарның санитар торышы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык турында үзгәрешләр кертү” дигән федераль закон проектын карауга керткән иде, ул 18 июньдә беренче укылышта тикшереләчәк.

Закон проекты белән гражданнарның һәм транспорт чараларының урманнарга керүен чикләү, янгын куркынычсызлыгы максатында урманнарда аерым төр эшләр башкару белән бәйле административ хокук бозуларның яңа составлары, шулай ук юридик булмаган затларның эшмәкәрлек гамәлләре өчен аерым санкцияләр һәм штрафлар кертелә. Гражданнар, вазифалы һәм юридик затлар өчен санкцияләр бераз гына арттырыла.

Бу проект Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан якланды.

“Җиде көн” мәгълүмәт-анализ программасы ТР Н.Мәһдиевның шул закон проектына бәйле комментариен яздырып алды. Программа эфирга 16 июньдә чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International