«Яшел йорт» мәктәп урманчылыгында 2022 елга эш планы турында фикер алышканнар

2022 елның 11 марты, җомга

Зеленодольск районы Әйшә урта мәктәбендә «Яшел йорт» мәктәп урманчылыгы әгъзаларының җыелышы булып узган. Анда «Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮҺБ ФДБМУнең 3 нче курс студенты, Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәте координаторы Алексей Мәсхүтов һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ документлар белән тәэмин итү буенча белгече Илсөя Вәлиева катнашкан.

Очрашу барышында Алексей Мәсхүтов укучыларга 2022 елга планлаштырылган чаралар, акцияләр һәм бәйгеләр турында сөйләгән һәм балаларга экологик белем бирү буенча башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдергән. «Без сезгә ярдәмегез һәм урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча бурычларны үтәүгә бәяләп бетергесез өлеш кертүегез өчен чын күңелдән рәхмәтлебез», – дип билгеләп үткән ул.

Шулай ук җыелыш барышында мәктәп урманчылыгы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр каралган һәм киләсе чорга чаралар планы билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International