Министр Равил Кузюров Шәһәр яны урманчылыгының һәм Шәһәр яны урман хуҗалыгының 2021 елгы эш йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде

2022 елның 11 марты, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Шәһәр яны урманчылыгы  һәм Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгының эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары. 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарына әзерлек барышы» темасына киңәшмә уздырды. Утырыш Биектау авылында хакимият бинасында узды, анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов катнашты.

Киңәшмәдә төп мәгълүматлар белән җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев чыгыш ясады. Ул «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында урманнарны торгызу буенча башкарылган эшләр, санитар-савыктыру, контроль-күзәтчелек чаралары турында сөйләде.

«Хәзерге вакытта урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек эшләре тулы куәтенә бара. Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә урман янгыннарын сүндерү планы эшләнде, урман фонды җирләрен патрульләү маршрутлары расланды, урман янгыннарын сүндерү станцияләре командаларын, ирекле янгын дружиналарын укыту оештырылды, – дип өстәде Илнур Кәшафиев. – Халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча аңлату эшләре алып барыла».

Аннары урман хуҗалыгы директоры Виталий Шмелев һәм аның урынбасары, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Хәмит Нәҗипов чыгыш ясадылар.

Киңәшмәгә министр Равил Кузюров йомгак ясады. Ул ведомствога караган оешмаларның белгечләренә 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, урман сагы, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясен уздыруга бәйле берничә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International