Көнчыгыш Казахстан өлкәсе хакиме Бәрдебәк Сапарбаев ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына “Казан агачы” паркын төзүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. “Бу адым ике бөек халыкның – казах һәм татар халыкларының дуслыгын раслый. Ике этносның үзара үтеп кереше арытаба да файдалы хезмәттәшлек өчен тагы да зуррак стимул тудыра”, – диелгән Рәхмәт хатында.
Министрлык Казахстанның Сәмәй шәһәрендә 16 июньдә, татар милли Сабан туе көнендә нигезләнәчәк “Казан агачы” паркына утырту өчен түләүсез рәвештә республика питомникларыннан ике меңләп үсенте җибәргән иде.