Лубян урман-техника көллияте командасы Кукмара районы предприятиеләре һәм оешмалары арасында спартакиада кысаларында чаңгы эстафетасында өченче урынны алган

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Кукмара шәһәрендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары арасында спартакиада кысаларында чаңгы эстафетасы узган. Чараны районның Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе оештырган.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, өченче урынны Лубян урман-техника көллияте командасы алган.

«Ярышларда бик теләп катнаштым, күтәренке кәеф һәм рух көрлеге алдым, – дип билгеләп үтте көллият укытучысы Рөстәм Гарифуллин. – Гомумән алганда, мин нәкъ менә без, өлкәннәр, үз үрнәгендә балаларга спортка, актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләргә тиеш дип саныйм».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International