Ары урманчылыгы җитәкче-урманчысы Алмаз Хәлиуллин «Подсолнушек» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән очрашкан

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

ТР «Ары урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Алмаз Хәлиуллин ТР Биектау муниципаль районының «Подсолнушек» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән очрашкан.

Очрашу барышында Алмаз Хәлиуллин балаларга урманның табигатьтә һәм кеше тормышындагы роле, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләгән. «Без табигатькә сакчыл карарга, әйләнә-тирәлеккә ничек йогынты ясый алуы турында уйланырга тиеш», – дип билгеләп үткән ул.

Шулай ук Алмаз Хәлиуллин балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә «Кошларга йорт бүләк итик» экологик акциясендә катнашкан өчен рәхмәт хатлары һәм бүләкләр дә тапшырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International