Татарстан Республикасында 2022 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эш планы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы төзелде һәм расланды, урман янгыннары формированиеләре булдырылды, республиканың урман фондын җир өстендә патрульләү маршрутлары расланды.
«Шулай ук урман янгыннарын сүндерү станцияләре тикшерелде, юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга мәгълүмат хатлары җибәрелде, авыл җирлекләре башлыклары, халык, арендаторлар, урман фонды янындагы җир кишәрлекләре хуҗалары белән күп кенә очрашулар үткәрелде, – дип сөйләде Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов. – Хәзерге вакытта урман янгыннарын сүндерү хезмәткәрләре «Урман янгыннарын сүндерү тактикасы һәм техникасы. Урман янгыннарын сүндергәндә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» буенча укулар уза.
Моннан тыш, якын арада урман фондын авиапатрульләү буенча хезмәт күрсәтүгә контракт төзеләчәк, – дип өстәде Алексей Мосунов. – Урманнарда янгын куркынычы сезоны 15 апрельдә башланыр дип көтелә».