«Урман – безнең төп мәнфәгать» россиякүләм балалар рәсем конкурсының төбәк этабында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Аны «Россия Урманнарны яклау үзәге» ФБУ Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге оештыра.
Конкурс республиканың гомуми белем бирү учреждениеләренең 7-16 яшьлек укучылары арасында түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
– «Урманнарны яклау һәм урманнарны торгызу» (урманнарны торгызу һәм урманнарны корткычлардан һәм авырулардан яклау темасына багышланган рәсемнәр);
– «Урман матурлыгы» (урман һәм анда яшәгән тереклек ияләре сурәтләнгән рәсемнәр);
– «3000 елда урман» (киләчәктә урман темасы фантазияләренә багышланган рәсемнәр).
Гаризалар һәм эшләр 2022 елның 31 маена кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны биредә белергә мөмкин: https://tatarstan.rcfh.ru/.