«Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре, Лубян урман-техника көллияте укытучысы Фәния Гобәйдуллина белән берлектә, Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү эшен алып баралар. Әйтик, белгечләр 1 нче гимназия, 2 нче мәктәп, Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче мәктәп, 4 нче мәктәп, Бертуган булыйлар исемендәге Иж-Бубый урта мәктәбендә, Сарсак-Омга лицеенда һәм Көчек урта мәктәбендә укучылар белән очрашулар уздырганнар.
Мондый очрашулар барышында урманчылар укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр, Лубян урман-техника көллияте һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты эшчәнлеге турында сөйләгән. Шулай ук балалар урман тармагының яшь белгечләренә ярдәм чаралары, урманда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында да белгәннәр.