Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы белгечләре кошлар өчен 170 ясалма оя элгәннәр

2022 елның 15 марты, сишәмбе

«Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Саба урманчылыгының урман фонды территориясендә кошлар өчен 170 ясалма оя ясап элгәннәр.

«Мондый эшләр кошларны җәлеп итү, аларның санын һәм төрлелеген саклап калу, шулай ук урманнарны корткычлардан саклау максатында үткәрелә, – дип аңлатты урман хуҗалыгының урманны саклау һәм яклау буенча инженеры Зоя Мултанова. – Кошларга һәркем ярдәм итә ала, әмма берничә кагыйдәне исәпкә алырга кирәк. Ясалма ояны тын гына урында биеклеге 4 метрдан һәм аннан да югарырак булган агач кәүсәсенә эләргә киңәш ителә. Гадәттә, аны җәй көне көнчыгыш яки көньяк-көнчыгышка таба урнаштыралар. Ояның агачның күләгәле түбәсендә урнашуы бик мөһим, әмма аның алгы стенасы янында ерткычларга ояга керергә булыша торган ботаклар калмаска тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International