«Зәй урманчылыгы» ДКУ дәүләт урман инспекторлары өчен семинар узды. Анда урманнарны саклау һәм яклау инженеры Лилия Вәлиева, кишәрлек урманчылары Александр Бычков һәм Рафис Рәхмәтуллиннар чыгыш ясадылар.
Белгечләр урман законнарындагы урманнарны саклау, яклау, яңадан торгызуга һәм куллануга кагылышлы үзгәрешләр турында җентекләп сөйләделәр. Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыруны җайга сала торган норматив хокукый актларга, шулай ук агач һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында эшләүгә аерым игътибар бирелде.
Семинар ахырында административ хокук бозулар турында беркетмәләр һәм хокук бозулар турында актлар төзү буенча гамәли дәрес үткәрелде.