Россия Федерациясендә «Утны туктат!» янгынга каршы федераль мәгълүмат кампаниясе башланып китте. Ул кеше катнашында табигый янгыннар барлыкка килү куркынычын киметүгә юнәлдерелгән.
Язгы чорда урман янгыннарының төп сәбәбе – җирле халык тарафыннан ут белән саксыз эш итү, шул исәптән басуларда, йорт яны территорияләрендә һәм дача кишәрлекләрендә коры үлән яндыру. Шуңа күрә мондый яндыруларга каршы тыюны үтәргә, шулай ук гражданнарга мондый гамәлләрнең ярамавы турында хәбәр итәргә кирәк.
«Янгыннарның күпчелек өлеше – кешеләр эше. Бигрәк тә язын, – дип билгеләп үтте Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников. – 2021 елда 10 меңгә якын урман янгыны нәкъ менә кеше гаебе белән килеп чыкты, шул исәптән ут белән саксыз эш итү, үлән яндыру, ялкынның урманга чиктәш җирләрдән күчерү аркасында барлыкка килде. Мондый җирләрнең милекчеләрен җир кишәрлекләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган һәм утның алар территориясеннән урман фонды җирләренә күчүе өчен җаваплылыкка тартырга кирәк».
Янгын куркынычы сезоны Россия Федерациясенең 6 субъектында: Карачай-Черкес һәм Чечен республикалары, Әстерхан һәм Калининград өлкәләре территориясендә, Приморье краеның 20 муниципаль берәмлегендә, Амур өлкәсенең 6 муниципаль берәмлегендә башланды инде. Махсус янгынга каршы режим Россия Федерациясенең 2 субъектында: Байкал арты краеның 2 муниципаль берәмлегендә, Амур өлкәсенең 6 муниципаль берәмлегендә кертелгән.
2021 ел нәтиҗәләре буенча, бары тик урман тармагы хезмәткәрләре көче белән генә «Утны туктат!» Россиядә мәктәп укучылары белән 30 меңгә якын ачык дәрес үткәрелгән, 355 меңгә якын аңлату әңгәмәсе, лекцияләр һәм гражданнар җыеннары үткәрелгән, миллионнан артык басма кәгазь, белешмәлекләр, буклетлар, брошюралар таратылган, ә урманнарда 64 меңнән артык мәгълүмати аншлаглар, янгынга каршы стендлар һәм билбордлар урнаштырылган.