Министрлыкта дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы булып узды

2022 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы булып узды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров рәислегендә узды.

Чарада Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Иҗтимагый шурасы һәм «Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮҺБ ФДБМУ вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан 2020 елга керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында тулы булмаган мәгълүмат бирү очраклары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International