«Саба урманчылыгы» ДКУ кишәрлек урманчылары һәм урман осталары өчен өч көнлек квалификация күтәрү курслары узды. Уку барышында урманнарны саклау, яклау, яңадан торгызу һәм алардан файдалану, урман кишәрлекләрен арендалау, техник документларны алып бару, хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре каралган. Шулай ук урман авыруларын тикшерү актларын һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде
Лекцияләр белән тыңлаучылар алдында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров, «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Васыйл Гыйззәтуллин, «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУнең урманны саклау һәм яклау буенча инженеры Зоя Мултанова һ.б. чыгыш ясаган.