Лубян урман-техника көллияте студентлары урман хуҗалыгы музеенда булдылар

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Бүген «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ студентлары Министрлыкның урман хуҗалыгы музеенда булдылар. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.

Илгиз Зарипов студентларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының үткәне һәм хәзерге торышы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде. Музей директоры шулай ук республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары эшчәнлеге юнәлешләренә, аерым алганда, халык куллана торган товарлар җитештерүгә, Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге эшенә җентекләп тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International