Равил Кузюров: «Урман – үзенә карата сакчыл мөнәсәбәт таләп итә торган кыйммәтле табигать хәзинәсе»

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Бүген Казан шәһәрендә Казан дәүләт аграр университеты базасында Халыкара урманнар көненә багышланган тантаналы чара булып узды. Анда урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, КДАУ ректоры Айрат Вәлиев, КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты укытучылары, студентлары, республиканың гомуми белем бирү йортларында укучылар катнашты.

Чараны Арча районы «Лесхоз урта мәктәбе» МББУ «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар ачты. Алар чарага җыелган кешеләргә урманнарның мөһим саклау, су саклау, икътисадый һәм социаль вазыйфалары, тормышка ашырыла торган экологик проектлар һәм акцияләр, шулай ук 2022 елга планнар турында сөйләделәр.

Соңыннан министр Равил Кузюров «Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы: чыганаклардан бүгенге көнгә кадәр» темасына чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының үткәненә һәм бүгенге торышына, тармак белгечләре тарафыннан урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча үткәрелә торган эшләргә тукталды.

«Урман – үзенә карата сакчыл мөнәсәбәт таләп итә торган кыйммәтле табигать хәзинәсе. Бүгенге көндә республика урманнарының гомуми мәйданы 1 миллион 268 мең гектар тәшкил итә. Шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, автомобиль юллары буенда, елга, күлләр һәм сулыклар тирәсендә дә утыртылган саклагыч урман утыртмалары челтәре бар. Шундый урман полосаларын да исәпкә алып, хәзерге вакытта төбәкнең урман белән каплану дәрәҗәсе чама белән 20% тәшкил итә, – дип хәбәр итте Равил Кузюров. – Муниципаль районнар киселешендә урманнар тигез урнашмаган һәм 2,9% башлап 41,3% кадәр тирбәлә».

Аның сүзләренә караганда, Министрлыкның иң мөһим бурычларыннан берсе – «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын нәтиҗәле гамәлгә ашыру. «2021 елда Татарстанда проект буенча 4210 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылды. «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте» дигән максатчан күрсәткеч 158% булды, – диде министр. – Шунысын билгеләп үтәсем килә, узган ел урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү буенча башкарылган эшләрнең гомуми мәйданы 7253 гектар тәшкил итте».

Соңгы елларда республикада урман тармагын цифрлаштыру буенча күләмле эш алып барылды. «Урман фондының геомәгълүмат системасы һәм җир өслеген төрле чаралар белән тикшерү мәгълүматлары нигезендә урман фонды торышын күзәтеп һәм тикшереп тору сервисы эшләнде. Әлеге системалар урман ресурсларын исәпкә алу һәм алар белән идарә итү эшчәнлеген автоматлаштырырга, үзгәрешләрне, шул исәптән урман утыртмаларын законсыз кисү очракларын, урман авырулары булган кишәрлекләрне вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә, – диде Равил Кузюров. – Шулай ук Министрлык тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү проекты да гамәлгә ашырылды».

«2021 елда без урман хуҗалыгы белән идарә итү дәүләт органы һәм Лубян урман-техник көллияте оешуга 100 ел тулуны билгеләп үттек. Ирешелгәннәр белән генә чикләнмичә, без үз алдыбызга проектларны гамәлгә ашыру, урман хуҗалыгына инновацияләр кертү һәм тармак хезмәткәрләренең хезмәт шартларын яхшырту буенча күләмле яңа бурычлар куябыз, – дип өстәде министр. – Вакыт узгач, сезнең белән тагын очрашырбыз һәм урманнар үсеше өчен уртак эш башкаручы хезмәттәшләр буларак сөйләшербез дип өметләнәм».

Аннары «ВНИИЛМ» ФДБУ филиалы Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясе директоры Илфир Галиуллин, КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Ренат Гафиятов, КДАУ урман хуҗалыгы факультетының урман һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин һ.б. чыгыш ясады. Белгечләр үз чыгышларында урманнарның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле, урман комплексын фәнни-техник модернизацияләүнең әһәмияте, тармак өчен югары квалификацияле хезмәткәрләр әзерләүнең мөһимлеге турында сөйләштеләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген шулай ук эш урыннары ярминкәсе дә оештырылган иде. Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм хезмәткәрләр мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова студентларга тармакның иң кирәкле һөнәрләре, хәзерге вакытта Министрлык карамагындагы оешмаларда булган эш урыннары, хезмәт шартлары һ.б. турында җентекләп сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International