Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов үткәрде.
Чарада Россия Федерациясе субъектларының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмә барышында 2022 елда «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыру, максатчан күрсәткечләргә ирешү, урманнарны торгызу, төп урман барлыкка китерүче токымнарның орлыкларын әзерләү, стандарт утырту материалы үстерү, Россиягә карата кертелгән санкцияләр шартларында урман культуралары һәм урман янгыннары техникасын сатып алу мәсьәләләре каралды.
«Сез быел проект буенча сатып алырга планлаштырган техника исемлеген анализларга кирәк, – диде Михаил Клинов. – Бәлки, кайбер позицияләрдән баш тартырга туры килер. Хәзерге вакытта тракторлар белән, җитештерү һәм сату өлешендә, башка төр машиналар буенча хәлләр соңрак билгеле булачак».