ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск һәм Чирмешән районнарында эш визиты белән булды

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Алексеевск һәм Чирмешән районнарында булды. Төп максат – Министрлыкка караган оешмаларның «2021 елдагы эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары. 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарына әзерлек барышы» темасына җыелыш уздыру.

«Биләр урманчылыгы» ДКУ һәм «Биләр урман хуҗалыгы» ДБУ коллективлары җыелышы Алексеевск штп. хакимият бинасында узды. Анда муниципаль район башлыгы Сергей Демидов, район башкарма комитеты, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Эш нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Рамил Нуруллин сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел урманчылык территориясендә 343,5 га мәйданда – урманнарны торгызу, урман культураларын агротехник карау – 496,4 га, аларны эстәп утырту – 204 га, саклагыч урман үсентеләрен утырту 29,3 га мәйданда башкарылган. «Шулай ук төп урман барлыкка китерә торган 376 килограмм орлык әзерләнде һәм 660 мең данә стандарт утырту материалы үстерелде, – дип хәбәр итте Рамил Нуруллин. – Орлыкчыларга урманнарны яңадан торгызу өчен дә, табигать саклау акцияләре өчен дә җитә. Язын питомникта 0,6 гектар мәйданда чәчүне планлаштырабыз. Нарат, чыршы, имән, каен, сары сәрви һәм миләш орлыклары әзерләп куелды».

Шулай ук җитәкче-урманчы үткәрелгән санитар-савыктыру, контроль-күзәтчелек чараларына, тоту өчен билгеләнгән диләнкене үзләштерү, урман кишәрлекләрен арендалау һ.б. мәсьәләләргә тукталды.

Киңәшмә ахырында министр Равил Кузюров белгечләргә урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау, урманнарда санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү, урман хуҗалыгының финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру белән бәйле кайбер йөкләмәләр бирде.

«Чирмешән урманчылыгы» ДКУ һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында Чирмешән авылында хакимият бинасында фикер алыштылар. Утырыш эшендә муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин катнашты.

Төп доклад белән урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков чыгыш ясады. Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәү буенча дәүләт йөкләмәсен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм агымдагы елның икенче кварталына өстенлекле бурычлар турында сөйләде. «Янгын куркынычы янаган сезонга әзерлек кысаларында урманнарда урман янгыннарын сүндерү планы эшләнде, урман фонды җирләрен патрульләү маршрутлары расланды, урман янгыннары станцияләре командаларын, ирекле янгын дружиналарын укыту оештырылды, – дип өстәде Николай Кваков. – Гомумән алганда, без янгын куркынычы янаган чорга һәм 2022 елгы урман культуралары кампаниясенә әзер».

Министр Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең узган елдагы эшенә уңай бәя бирде. «Намуслы хезмәтегез, фидакарь булуыгыз һәм нәтиҗәгә омтылуыгыз өчен һәрберегезгә рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте ул. – Әлбәттә, безгә әле күп эшләр башкарырга кирәк. Әмма ышанам ки, без бергә теләсә нинди бурычларны үти алабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International