2022 елның 26 мартында «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ Ачык ишекләр көне булачак.
Бу көнне мәктәпләрдә укучылар һәм аларның ата-аналары уку аудиторияләрен, китапханәне, музейны һәм көллиятнең башка бүлмәләрен карый, студентлар өчен тулай торакларда яшәү шартлары белән таныша алачак. Укытучылар студентлар өйрәнә торган белгечлекләр һәм дисциплиналар, мәдәни-гаммәви һәм спорт чаралары, 2021 елда көллияткә кабул итү нәтиҗәләре һәм 2022 елда кабул итү үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр.
Чара ТР, Кукмара муниципаль районы, Лубян авылы, Техникум урамы, 10 нчы йорт адресы буенча узачак.
Көллияттә килү мөмкин булмаган очракта, Zoom платформасы базасында конференциядә кызыксындырган мәгълүматны белергә мөмкин. Конференция 26 мартта 09:00 сәгатьтә узачак (https://us04web.zoom.us/j/77200405923?pwd=5MucgMbdKIGDK0uoVJdVBbE-CyZrzO.1; конференциянең идентификаторы: 772 0040 5923; файдалану коды: eE7nEA).