Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә «Цифр дәресе» уздырды

2022 елның 25 марты, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Әлки муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Анда ул Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә «Интернетта куркынычсызлык» темасына «Цифр дәресе» үткәрде.

Дәрес барышында Илгизәр Зарипов укучыларга Интернет челтәрендәге ихтимал куркынычлар, уникаль ышанычлы парольләрне куллану, вируска каршы программа белән тәэмин итү, ике факторлы аутентификация, шәхси мәгълүматларны таратмау һ.б. турында сөйләде. «Социаль челтәрләргә керә торган үз логин-парольләрегезне тиешле булмаган интернет-сайтларында кулланырга, таныш булмаган сылтамалар буенча да күчәргә ярамый», – дип искәртте ул.

Дәрес ахырында интернетта куркынычсыз аралашу кагыйдәләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International