Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды

2022 елның 25 марты, җомга

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булып узды, анда беркетмә йөкләмәләрен үтәү барышы каралды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, эшләр идарәчесе, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар министрга урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау,тоту өчен исәпләнгән урман диләнкесен үзләштерү, республика предприятиеләренә агач ташу, Татарстан Республикасы урман комплексын цифрлаштыру, дәүләт телләре турындагы законнар үтәлеше һ.б. турында сөйләде.

Чыгышларны тыңлаганнан соң, министр Равил Кузюров хезмәткәрләргә су саклаучы яклагыч урман утыртмаларын утырту, мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр өчен урман музеена экскурсияләр оештыру, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә әзерлек белән бәйле кайбер йөкләмәләрне бирде.

«Без федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттырырга тиеш. Һәр дәүләт урман инспекторы үзенә ышанып тапшырылган урман кишәрлекләрен югары дәрәҗәдә саклауны тәэмин итәргә тиеш, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Шулай ук алда урман культуралары кампаниясе һәм урманнарда янгын куркынычы сезоны көтә. Барыгыздан да үз юнәлешләре буенча эшне көчәйтүегез турында сорыйм».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International