Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында «Урман – безнең байлыгыбыз» декоратив-гамәли һәм рәсем сәнгате бәйгесенә йомгак ясаганнар

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында «Урман – безнең байлыгыбыз» дигән декоратив-гамәли һәм рәсем сәнгате бәйгесенә йомгак ясаганнар. Әлеге конкурсны «Азнакай урманчылыгы» ДКУ һәм «Мәгариф идарәсе» МКУ оештырган.

«Урман – безнең байлыгыбыз» бәйгесе Актүбә бистәсендә яшәүче 5 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар арасында «Яшел калкан» проекты кысаларында 10-25 март көннәрендә үткәрелгән. Бәйгегә барлыгы 64 эш алынган.

Бәйгедә җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International