Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында кадрлар резервына кертүгә бәйге булып узды

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының кадрлар резервына кертүгә бәйге булып узды. Комиссия утырышы ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды.

Комиссия әгъзалары тарафыннан түбәндәге вазыйфаларны биләү өчен кадрлар резервына кертүгә дәгъва белдерүче 6 кандидатура каралды: Министрлыкның икътисад бүлегенең әйдәп баручы консультанты, дәүләт заказын урнаштыру һәм түләүләрне администрацияләү, урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлегенең әйдәп баручы консультанты һәм әйдәп баручы киңәшчесе. Бәйгедә катнашучыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, дәүләт граждан хезмәте нигезләре, урманнарны торгызу, үрчетү, икътисад, финанс документларын әзерләү һәм төзүгә кагылышлы сораулар бирелде.

Бәйге нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International