Министрлыкта коррупциягә каршы законнар һәм дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан белешмәләр тапшыру мәсьәләләре буенча семинар узды

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Коррупциягә каршы законнардагы яңалыклар. Дәүләт граждан хезмәткәрләренең керемнәре турындагы мәгълүматларны тикшергәндә ачыклана торган бер төр хаталар» темасына семинар булып узды. Чара 2022 елгы декларация кампаниясе кысаларында оештырылды. Семинар эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры урынбасары Ольга Мельник, Министрлыкның структур бүлекчәләре һәм аның карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Чараны министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ачты. «Министрлыкта коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 19 июлендәге 512 номерлы карары һәм коррупциягә каршы ведомство программасы белән расланган дәүләт программасы нигезендә гамәлгә ашырыла, – дип билгеләп үтте ул. – Коррупциягә каршы программада күрсәтелгән төп бурычларның берсе – дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген, тулылыгын кабул итү һәм тикшерү буенча эш алып бару. Декларация кампаниясе 1 гыйнварда башланды, мәгълүматны агымдагы елның 30 апреленә кадәр тапшырырга кирәк».

Аннары Ольга Мельник чыгыш ясады. Ул коррупциягә каршы тору өлкәсендәге законнардагы төп үзгәрешләр һәм керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында белешмәләр тутырганда җибәрелә торган төп хаталар турында җентекләп сөйләде.

«Өлешле төзелештә катнашу юлы белән күчемсез мөлкәт сатып алу турындагы мәгълүматларны белешмәләрдә ничек чагылдыру кирәклеге турында сораулар күп. Тормышта өлешле төзүдә катнашу шартнамәсе нигезендә акчаларны тулысынча түләгән көннән башлап өлешле төзү объектын тапшыру турындагы актны яки аны дәүләт теркәвенә алу турындагы башка документны имзалаганчыга кадәр бер елдан артык вакыт узып киткән очраклар бар, – диде Ольга Мельник. – Шуңа бәйле рәвештә хисап көненә төзүче оешманың өлешле төзелештә катшану шартнамәсе нигезендә файдалануга тапшырылырга тиешле объектның тулы бәясен түләү буенча йөкләмәләре үтәлгән өлешле төзелештә катнашучыга карата мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында булган белешмәләр белешмәнең 6 бүлегендәге 6.2 бүлекчәсендә күрсәтелергә тиеш».

Соңыннан спикер семинарда катнашучыларга дәүләт граждан хезмәтенә кагылышлы тыюлар һәм чикләүләр турында искәртеп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International