«Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ оешмасында 2022 елгы урман культуралары сезонына әзерлек эшләре бара. Хәзерге вакытта учреждение белгечләре урман үсемлекләре орлыкларын стратификацияләү, урман культуралары техникасын һәм җиһазларын әзерләү белән мәшгуль.
«Шулай ук бу көннәрдә питомникларда «кар каралту» – кар эрүен тизләтү һәм туфракта суны саклау максатында чәчү бүлекләре кишәрлекләренә көл тарату эшләре башкарылды, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов. – Быел барлыгы 26 гектардан артык мәйданда урман торгызу эшләрен башкарырга кирәк. Утырту өчен ике-өч еллык үсентеләр әзерләнәчәк».