ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Лубян урман-техника көллиятендә белем бирү процессын оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ белем бирү процессын оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов, Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, көллият директоры Рим Фәхразыев һ.б. катнашты.

Киңәшмәне ачып, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов искәртеп узганча, 2022 елның 28 февралендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы арасында «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ педагогикм хезмәткәрләрен һәм идарә кадрларын методик тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланган.

«2022-2023 елларга әлеге килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планын эшләргә, көллияттә белем бирү процессының сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк», – дип билгеләп үтте ул.

Утырыш барышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының үзара хезмәттәшлеге, заманча белем бирү программаларын эшләү, уку процессына яңа технологияләр кертү һ.б. мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International