Лубянда урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләрен карадылар

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Лубян авылында 2022 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда «Лубян урманчылыгы» ДКУ, «Лубян өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ, «Лубян урман-техника көллияте» ДБМУ, «Кизнер урманчылыгы» ДКУ, Лубян авыл җирлеге хакимияте һәм Кырым Слуды авылы (Удмуртия Республикасы) вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында урман фонды җирләрендә патрульлек итү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрү, урман янгыннарына каршы пропаганда мәсьәләләре каралды, шулай ук гадәттән тыш хәл килеп туган очракта башкарылырга тиешле гамәлләр эзлеклелеге дә эшләнде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча кар катламы эреп бетү белән, урман кишәрлекләренә уртак тикшерү үткәрү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International